Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламада яңа социаль икътисади үсеш биеклекләре билгели

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының ике утырышы була.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының 14нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый.
“Бүгенге утырышта Татарстан Республикасының эчке һәм тышкы вәзгыяте буенча Президентның Дәүләт Советына юлламасы карала”, - дип әйтте Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Юллама республика телеканаллары, радио һәм интернет челтәрләре аша күрсәтелә. Чара бүген Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында иртәнге 10.00 дә башлана.
Аннан соң, Дәүләт Советының 15нче утырышы 12.00 сәгатьтә булачак.
“Бюджет Кодексына үзгәрешләр кертү, 2021нче елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдырган региональ коэфициентны раслау, 2021нче елга пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты утырыш барышында тәкъдим ителәчәк”, - диде Маврина.
Шулай ук, җир кодексына, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча республика законына үзгәрешләр кертү турында проектлар хәзерләнгән. Бүген Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү һәм Татарстан Республикасы Конституциясе суды хөкемдарларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр көн тәртибенә кертелгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев