Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Апаста халыкны кабул итте
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов районда кабул итүләр уздырды.
(18 август, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Кабул итүләргә алдан язылу буенча 7 кеше килде. Аларның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре торак мәсьәләсенә, ташламаларга, су юлларын яңартуга һәм башкаларга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә уртага салып сөйләшенде, җаваплар бирелде, хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Кабул итүдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев, район прокуроры Артур Шәрипов һәм Югары Ослан районара тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев