Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов апаслыларга “Йолдыз” газетасы бүләк итте

Депутат махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә 2024нче елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз” газетасын яздырды.

(6 декабрь, “Апастово-информ”). 
 



Районда 2024нче елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз”(“Звезда”) газеталарына язылу кампаниясе дәвам итә. Язылу кампаниясенә җитәкчеләр, иганәчеләр бик теләп кушыла. Апас районы халкы белән тыгыз элемтәдә торганмөһим эшләрдә теләктәшлек күрсәткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов җирле матбугатка язылу кампаниясенә дә үз өлешен кертте. Депутат районның махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә “Йолдыз” газетасын бүләк итте. 
“Батыр егетләребезнең әниләре, гаиләләре бүләкне бик сөенеп кабул иттеләр. Рәхмәтләрен ирештерделәр”, - диде “Йолдыз” газетасының баш редакторы Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев