Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев укучыларга планшетлар бүләк итте
1218
0
Планшетлар Урта Балтай мәктәбенең аз керемле, күп балалы, гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылды. Барлыгы 5 бала гаджет алу бәхетенә ия булды.
(27 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)
“Коронавирус чире янау куркыныч аркасында тормышыбыз нык үзгәреш кичерде. Көтелмәгәндә килеп чыккан эпидемия шулай ук балаларны да, укытучыларны катлаулы хәлдә калдырды. Ни генә булмасын, укуны, белем бирүне дәвам итәргә кирәк. Мин дә шушы мәктәптә белем алган кеше буларак, катлаулы чорда белем алучы балаларга ярдәм кулы сузарга булдым. Бу планшетлар балаларга зур мөмкинлекләр булдырыр дип ышанам. Аларга укуда зур уңышлар телим. Калган сыйныфташларымны, райондашларымны да “Артык гаджетыңны мәктәбеңә бүләк ит” акциясенә кушылырга чакырам ”, - дип белдерде Марат Нуриев.
Якташыбыз Марат Нуриев Шәмәк авылында туып үсеп, Урта Балтай мәктәбендә белем алган. Бүгенге көндә ул “Уютный дом” идарәче компаниясе генераль директоры вазифасын башкара, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район мәгариф бүлеге Алсу Хәйруллина һәм Урта Балтай мәктәбе директоры Резеда Сәлахова мәрхәмәтле якташыбызга олы рәхмәтләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев