Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында бәйгегә йомгак ясалды
"Полицийский Дядя Степа-2022" бәйгесенә йомгак ясадылар.
(3 июнь, "Апастово-информ").
Бәйгедә 6 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнашты. Алар эчке эшләр хезмәткәренең эшен чагылдырып шәхси кул эшләрен, гаилә эшләрен тәкъдим итәргә тиешләр иде. Шул ук вакытта үткәннәрне чагылдыру, таризка мөрәҗәгать итү дә шарт итеп куелды.
Әлеге бәйгедә Урта Балтайдан Зәринә Хәйбуллина катнашты һәм җиңү яулады.
Зәринә 2 урынга лаек булды. Ул бүләкләү тантанасында да катнашты.
Җиңүчеләр полиция хезмәткәренең эше турында тагын да күбрәк белделәр, төрле сәяхәтләрдә булдылар. "Әкият" балалар үзәгендә "ЮХИДИ мәктәбе" ндә кунак булып, белемнәрен арттырдылар. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән Рания Сибгатуллина хәбәр итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев