Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.
Тавыш биргәннән соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга үз бурычымны үтәдем, дип хәбәр итте. "Сайлауга күтәренке кәеф белән килдем. Тавыш бирү аша, киләчәкне билгелибез. Сайлауга бару һәркемнең изге бурычы. Үз тавышын һәрбер гражданин бирергә тиеш. Мин дә бу бурычымны үтәдем. Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын", - диде мөфти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев