Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәрнең бер өлешен алды

Тавыш бирү өчен бюллетеньнәр татар һәм рус телләрендә булдырылды.

(10 июнь, “Апастово-информ“).


«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетень тиражын тапшырды. Барлыгы 2,9 млн бюллетень бастырылган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Бюллетеньнәр тапшыру процедурасында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Бүген без республиканың территориаль сайлау комиссияләре буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр китерүне башлап җибәрәбез. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек өстендә эшли инде", - дип шәрехләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү өчен бюллетеньнәр сак астында республиканың территориаль сайлау комиссияләренә җибәреләчәк, ә аннары участок сайлау комиссияләренә таратылачак.
Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә ике тел – рус һәм татар теле кулланылган. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлеге нигезендә исәпләнә. Барлыгы 2,9 млн бюллетень бастырылган, шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып – 98,1 мең данә.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, бюллетеньнәр аерым пакетларга төргәкләнәчәк.
Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү Төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн алдан 25-30 июньдә башланачак. 5 июньнән чынлыкта тору урыны буенча территориаль сайлау комиссияләре, күпфункцияле үзәкләр, һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша тавыш бирергә теләк белдереп гариза язарга мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр моны участок сайлау комиссияләре аша башкарырга мөмкин булачак. Гомумроссия тавыш бирү көне – 1 июльдә дип игълан ителде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, сайлау участокларында тавыш биргәндә саклык чараларын катгый үтәү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев