Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Сәламәтлек Саклау Министрлыгы коронавирустан соң реабилитация кирәклеген белдерде

Дәваланып бетмәгән пневмония аеруча шикәр диабеты, симерү, йөрәк, бөер һәм тромбоз белән авыручылар өчен аеруча куркыныч.

(19 август, “Апастово-информ“).


Яңа коронавирус инфекциясе яки гадәти вируслы пневмониядән соң, сәламәтлекне ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми медицина практикасы буенча баш штаттан тыш белгече Люция Фәезханова бу турыда “Татар-информ“ агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

"Безнең пациентлар савыкканнан соң, яки хастаханәдән чыкканнан соң, табибларга баруны туктаттылар. Ләкин, кызганычка каршы, яңа коронавирус инфекциясе яки үпкә вирусы кичергән пациентларга диспансер күзәтүе таләп ителә", - дип ассызыклады спикер.
Табиб билгеләп үткәнчә, терелгәннән соң да авыру кабат читенләшергә мөмкин.

Алар аеруча шикәр диабеты, симерү, хроник бөер авырулары, йөрәк операцияләре, тромбоз белән авыручылар өчен аеруча куркыныч.
"Әгәр дә пациент клиник тернәкләнү билгеләре белән хастаханәдән чыгарылса яки поликлиникада гына дәваланган булса, ул табиб күзәтүе астында булуын дәвам итәргә тиеш“, - диде Фәезханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев