Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан – Россия халыклары бердәмлегенең үрнәге булып тора, дип саный эксперт

Киләсе ел республикабызда “Халыклар бердәмлеге һәм туган тел Елы“ дип игълан ителде.

(11 ноябрь, “Апастово-информ“).


Татарстан милләтләр арасындагы бердәмлек үрнәге булып санала һәм барлык Россия халкы өчен пилотлы проект булып тора.
Россиянең Җәмәгать Палатасы вәкиле – милләтләр кыйммәтен яклау Фонды президенты Александр Малькевич шундый фикер белдерде.
“Киләсе ел “Халыклар бердәмлеге һәм туган тел Елы“ дип игълан иткәне өчен республика җитәкчелегенә олы рәхмәт. Россиядә 190 милләт халкы яшәвен искә алсак, республикабызда 173 милләт халкы булу Татарстанның пилотлы проект булуында бәхәс тумый. Бу республикабыз өчен бик мөһим“, - дип ассызыклады Малькевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев