Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Салым хезмәте компаниядә фиктив җитәкче булган өчен җаваплылык турында кисәтә

Татарстанның Салым хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, компания хокук бозган өчен җаваплылык оешма җитәкчесендә була, хәтта ул кеше фиктив директор булып, фирма эшчәнлеге турында белмәсә дә.

Мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнарны табып, аларга оешма җитәкчесе һәм гамәлгә куючы (учредитель) булырга тәкъдим итә, әлбәтта инде бүләкләү шарты белән. Фәкать “корбанга” оешманың нинди максат белән төзеләчәген әйтмиләр. Әмма да ләкин, җаваплылык номиналь җитәкчегә әверелгән гражданнарда була.

 

Оешманы теркәгәндә фиктив затлардан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, әмма ялган җитәкчегә барыбер 500 мең сумга кадәр штраф, төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 

Әгәр дә мошенниклар корбаны булсагыз, Татарстанның хокук саклау һәм салым органнарына мөрәҗәгать итегез. Үз хатасын аңлаган гражданнар законсыз теркәлүне кисәтә ала. Моның өчен «кызыксынучы затның дәүләт теркәвенә каршы булуы» турында Россия Федераль салым хезмәтенең 18нче районара идарәсенә гариза язарга кирәк.

 

Шул ук вакытта, гражданин исеменә оешма теркәлгән булса, фирманы схемалы операцияләрдә файдалануны булдырмау өчен, аның турында юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында белешмәләрнең дөрес булмавы турында гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев