Реклама
Җәмгыять
Татарстан сайлауга яхшы хәзерләнгән, дип саный Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Панфилова
Республикада берүк вакытта Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау, шулай ук, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар башланды.
(11 сентябрь, “Апастово-информ”).
Элла Панфилова билгеләп үткәнчә, Татарстан сайлауга әйбәт хәзерләнгән.
“Без сезгә рәхмәтле. Зур эш башкарылган. Сайлауларның ничек барышын карап барырбыз”, - диде ул.
Барлык сайлау участокларында килүчеләргә битлекләр һәм перчаткалар тараталар, температураларын үлчиләр. Моннан тыш, Татарстан Сайлау комиссияләренең барлык членнарын 500 мең сумга барлык авырулардан, шул исәптән, коронавирустан да иминиятләштерделәр. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев