Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында “Спутник V” коронавирусына вакцина ясатырга ярамаган очраклар турында сөйләделәр
Татарстанда яшәүчеләргә коронавирустан прививка ясау ирекле булачак.
(7 декабрь, “Апастово-информ”).
“Спутник V” вакцинасын салу өчен башта ПЦР-тест узарга һәм антителага анализ тапшыру сорала. Әгәр инде ПЦР-тест уңай булса, һәм антителалар организмда эшләнгән булса, ул чагында прививка ясалмый. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
“Кешедә тикшерелгән вакытта ПЦР-тесты уңай булса, яки вируска каршы антителалары булса, вакцинация үткәрелми. Билгеле, медицина ягыннан төрле авырулар, шулай ук вакцинация узуга киртә булып торырга мөмкин”, - диде спикер.
Вакцинация узу ирекле. Беренче вакциналарны медицина хезмәткәрләренә ясыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев