Татарстан социаль челтәрләрендә ботларның күмәк атакасы бара
Федераль эксперт Малькевич белдергәнчә, кайбер группаларда бер пост астында минутка 15-20 дөреслеккә туры килмәгән комментарийлар урнаштырыла.
(13 сентябрь, “Апастово-информ”).
Аноним аккаунтлардан законсыз агитация алып баралар. Республика халкын Татарстан президентына сайлауларда, бүгенге Президентка каршы тавыш бирергә чакыралар. Бу хакта Россия Җәмәгать Палатасы члены, интернетта ялган мәгълүмат таратуга каршы тору төркеме җитәкчесе Александр Малькевич белдерде.
Үзенең Telegram-каналында эксперт ялган видеоролик тарату турында яза. Анда Президент, татарча, үзенә каршы тавыш бирүчеләрне үтерәм дип, сөйли итеп, күрсәтергә тырышалар. Бу ялганны оялмыйча таратырга тырышалар. Берничә көн эчендә 5000 комментарий язылган. Шундый ялган мәгълүмат чыганаклары 8 миллионга якын язылучыга юнәлгән.
Александр Малькевич белдергәнчә, күмәк рәвештә, булмаган хәлне, бар дип таратырга тырышу - системалы булмаган оппозиция ягыннан, республикадан читтән килә.
Федераль эксперт Александр Малькевич Татарстанда тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
“Республика регионнар арасында беренче булып, сайлауларга күзәтүчеләр рәвешендә, блогерларны җәлеп итте. Мәскәүгә кайткач, республика тәҗрибәсен Россиянең бөтен төбәкләрендә дә куллану тәкъдиме белән хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәчәкмен”, - диде Малькевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев