Реклама
Җәмгыять
Татарстан сулыкларына патрульләр чыга
Ноябрьдән башлап, патрульләр елгаларда, күлләрдә, юка боздан билгеләнмәгән урыннан узарга теләүче татарстанлыларны тотачаклар.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
Патрульләр сулыкларда әле урнашып бетмәгән боз аша чыгарга теләүчеләрне тотачаклар.
“Юка боз катламы кешеләр тормышы өчен куркыныч. Куелган билгеләргә игътибар итмичә, кайбер очракларда кешеләр юка бозга чыгалар. Шуның белән үзләренең тормышларын куркыныч астына куялар”, - дип сөйли Татарстанның кечкенә суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
Узган кыш рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып, юка боздан йөреп, 5 кеше һәлак булган, 87 кешене коткарып өлгергәннәр.
Постлар тәүлек буе эшләячәк. Аеруча балыкчылар күп була торган урыннарда 9 пост куелачак.
Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев