Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан халкы июньдә 12 көн ял итәчәк

Татарстан халкы июнь аенда 12 көн ял итәчәк. Бу Корбан бәйрәмен, Россия көнен билгеләп үтүгә, шулай ук өстәмә ял көннәрен күчерүгә бәйле.

Җомга, 6 июньдә, Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалаган иде. Бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булачак, ә беренче озын ял көннәре 6 июньнән 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 12 июнь - Россия көне, ул да эшләми торган бәйрәм көн. Моннан тыш, татарстанлыларның 13 июньдә дә 8 марттан өстәмә ял көнен күчерү хисабына ял итәчәген искәртергә кирәк. Димәк, июньдә чираттагы озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук атнасына биш көн эшләүче татарстанлылар 1, 21, 22, 28 һәм 29 июньдә ял итәчәк, алар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalky-iyunda-12-kon-yal-itacak-5903055

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев