Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 1,5 меңнән артык кеше дәүләт хезмәткәре булырга тели

Татарстан дәүләт аппаратына эшкә югары уку йортын тәмамлаучылар да килергә мөмкин.

(3 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов Андрей Кузьмин белән “100 % Татарстан” проекты өчен әңгәмәсендә Татарстанда 1,5 меңнән артык кешенең дәүләт хезмәтенә эшкә килергә теләвен әйтте.
“Без конкурс процедураларында бәйсез рәвештә катнашып, ләүләт хезмәтенә эшкә килергә теләгән яшьләрне күрәбез. Алар барысы да персоналны сайлап алу һәм бәяләү үзәгенең базасына кертеләләр. Татарстан буенча 1500 резюме бар”, - дип сөйләде Александр Белов. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кайбер квалификация буенча булган таләпләр йомшартылды.
Татарстанда ничек итеп дәүләт хезмәтенә эләгеп була? Булачак чиновникларны полиграфта тикшерәләрме? Шуларның барысы турында да Александр Белов Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә сөйләде. Әлеге әңгәмәне “Татарстан 24” каналында шимбә көн, 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көн 13 сәгать 30 минутта карап була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев