Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2 мең укучы дәресләр өчен планшетлар алачаклар

Беренче чиратта, техниканы күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган 9, 10, 11нче сыйныф укучыларына тапшырачаклар

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, дистанцион дәресләр өчен, Республика районы укучыларына 2 меңнән артык компьютер җиһазлары тапшырылачак. 13нче апрельдән башлап, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга планшетлар тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника ОГЭ һәм БДИга әзерләнү өчен 9, 10, 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
Дистанцион режимда укуларны дәвам итү өчен, 13нче апрельдә Питрәч, Балтач, Тукай , Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары мәктәпләре 930 планшет алдылар. Шулай ук, Алабуга һәм Казан шәһәрләрендәге мәктәпләргә 691 планшет җибәрелде. Бүген Республиканың 21 районына 754 шундый техника җибәреләчәк. Мисал өчен, Яр Чаллының 9, 11нче сыйныф укучыларына 354 планшет китәчәк.
“Алар бернинди дә заманча техникалары булмаган, яисә, дистанцион укуда смартфоннары белән генә файдаланучы, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә биреләчәк. Ә смартфоннар исә, барлык белем платформаларына көйләнмәгән. Безнең шәһәрдә 9,10, 11нче сыйныфларда укучы 9000 мәктәп баласы бар”, - дип сөйләде Яр Чаллы шәһәренең информацион методик үзәге директоры Надежда Нестерова.
Республикабызның Әлки районы да бүген 40 планшетка ия булды. Әлки районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Артем Савинов шулай ук, техниканың аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 9, 10, 11нче сыйныф укучыларына тапшырылачагын әйтте. “Бу гаиләләрдә уку өчен бернинди техника юк, булганы да искергән. Мисал өчен, гаиләдә 3-4 бала, аларга бит бер телефон аша эшләү мөмкин түгел. Бу балаларның интернетка чыгу мөмкинлекләре юк. Без, һич югында, гаиләгә бер планшет булдыруга исәп тоткан идек”,- диде ул.
Савинов Әлки районында 20 мәктәп һәм аларның 16 тармак бүлекчәләре эшләвен әйтеп үтте. Бүгенге көндә 36 белем бирү оешмасында укучы 1955 бала дистанцион режимда белем ала.
“Районыбызда барлык укучыларда да гаджетлар булмау сәбәпле, дистанцион белем бирүдә кыенлыклар туа. Ул укучылар үзләренең күршеләренә, дусларына барып шөгыльләнергә мәҗбүрләр. Чөнки, бер генә баланы да мәктәпкә чакырырга ярамый. Шуңа күрә, без мәгариф һәм фән Министрлыгына гына түгел, иганәчеләргә дә мөрәҗәгать иттек. Авылдан чыккан иганәчеләр мәктәпләренә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәләр - кемгәдер үз хисапларына интернет үткәрделәр, кемгәдер роутер куйдылар, үзләренең гаджетларын бирделәр”, - диде ул.
Матбугат агентлыгының әңгәмәдәше Бердәм Россия партиясенең “Өйдә укырга ярдәм ит” исеме астында укучыларга ярдәм күрсәтү проектын ачып җибәрүен искә алды. Ә ул ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән булган балаларга дистанцион белем бирү чорында гаджетлар һәм компьютерлар белән ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. “Бу акция кысаларында иганәчеләр инде 15 гаджет бүләк иттеләр”, - дип билгеләп үтте ул.
Үзизоляция чорында Республиканың 480 мәктәбе укучыларга ике мең данә компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары, нигездә, авыл мәктәпләрендә укучы 11нче сыйныф балаларына 100дән артык планшет бүләк иттеләр.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 6нчы апрельдән барлык укучылар да дистанцион режимда белем алалар.
Татарстан фән һәм мәгариф Министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп үз мөмкинлекләреннән чыгып, һәм үзенең белем программасы нигезендә, балаларны өйдә торып укыта.
Килеп туган хәлдә, дистанцион укыту - укучы һәм укытучының янәшә булмавын аңлата. Әгәр инде, укучының шәхси компьютеры, ноутбугы, планшеты яки смартфоны булса, һәм ул интернетка чыга алса, шул чагында дәресләр белем бирү ресурсларыннан чыгып оештырыла. Ә инде укучының интернеты булмаса, телефоны гына эшләсә, ул чагында дәрес биремнәре укучыга телефон аша хәбәр ителә.
Моннан тыш, интернетка чыгу мөмкинлеге булмаса, белем бирү дәреслекләр, дәрес җиһазлары, атласлар һәм дәфтәрләр белән, электрон җиһазлардан башка оештырыла. Укытучылар биремнәрне башта укучыларына җибәрәләр. Аларга биремнәрне үтәү вакыты билгеләнә

Телефон аша консультация бирү графигы укучыларга җиткерелә. Бу очракта, мәктәп укытучыдан укучыга тиешле дәрес материалын төгәл итеп җиткерү өстендә эшли. Эпидемиягә каршы барлык чаралар үтәлә.
Элегрәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә, колледжларда һәм югары уку йортларында узган дистанцион дәресләр белән танышкан иде. Шуннан соң ул, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче өлкән сыйныф укучыларына, ике мең планшет алу турында Карар кабул итте. Моңа барлыгы 30 млн. сумнан артык чыгым тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев