Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2023 нче елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарына тавыш бирү бара

Республиканың 120 меңгә якын кеше бу сораштыруда катнашырга өлгергән дә инде. Кайсы җәмәгать урынына өстенлек бирүдә үз фикерен әйтеп, Казаннан 20 меңләп, Чалыдан 15 мең, Әлмәттә 8 мең, Түбән Камада 7 меңләп кеше катнашкан. Районнар арасында бигрәк тә Ютазы, Тәтеш, Теләче халкы активлык күрсәтә.

 

Ишек алларын төзекләндерү, парклар, скверларны тәртипкә китерү өчен тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр барачак. Тавыш бирүдә быел 14 яшьтән башлап, сылтама аша катнашырга мөмкин.

Сораштыруга республика буенча 204 объект кертелгән. Монда барлык районнардан парклар, яр буйлары, бульвар, урам, скверлар бар. Шулай ук монда “Безнең ишекалды” программасы нигезендә төзекләндерелергә тиешле ишек аллары өчен дә тавыш биреп була.

Әлеге бөтенроссия сораштыруы 15 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итеп, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр” тирәлеген формалаштыру федераль проектын тормышка ашырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев