Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 37000 гаилә “Торак һәм шәһәр тирәлеге“ милли проекты буенча үзенең торак-яшәү шартларын яхшыртты

Быел Татарстанда 2,9 миллион квадрат метр торак мәйдан төзелеп файдалануга тапшыру планлаштырыла.

(“Апастово-информ“, Ришат Җамалиев).


Быел Татарстанда 2,9 миллион квадрат метр торак мәйдан төзелеп файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Узган елда Татарстанда 37 мең гаилә милли программа буенча үзенең торак шартларын яхшырта алды.

2019 елда республикада барлыгы 2,9 милләон квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Бу алдагы елга караганда 11 процентка артык. Шул рәвешле, Татарстанда бер кешегә туры килгән торак мәйдан 27,3 квадрат метрга җитте.

Быел Татарстанда 2,9 миллион квадрат метр торак мәйдан төзелү планлаштырыла.

“Торак һәм шәһәр тирәлеге“ милли проектының төп асылы һәм максаты-шәһәр тирәлегендә торак һәм яшәү шартларын яхшырту булып кала. Бу милли проект РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән 20019 елдан башлап тормышка ашырыла.

Апас районында ел саен уртача 10000-12000 квадрат метр торак мәйдан төзелә һәм файдалануга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев