Татарстанда 50 процентка якын халыкта коронавируска карата антитела бар
Республикада 3 меңгә якын кешене тикшереп тест үткәргәннән соң, ачыкланган әлеге хәлне республика күләмендә дә бәяләп була.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Сентябрь аенда узган тикшерүдән күренгәнчә, республикадагы 45,2 процент кешедә коронавирус инфекциясенә каршы антитела булуы ачыкланды.
“2947 кешене тикшереп, популяциядәге иммунитетны ачыкладык. Төрле яшьтәге кешеләр сайлап тикшерелде. Шуннан соң, 45,2 процент кешедә антитела булуын ачыкладык”, - дип сөйли республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина.
Июнь аенда күрсәткеч 31,3 процент булган.
Тикшерүдә катнашучыларның күпчелеге симптомнарсыз кичергән авыруны. Мәктәпкә кадәрге балалар, укучылар һәм медицина хезмәткәрләре авыручыларның күпчелек өлешен тәшкил итә.
Хәзер республикада тикшерүнең өченче этабы бара. Марина Патяшина коронавируска каршы антителаның 60 процент татарстанлыда булуына өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев