Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 60 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көнне вафат булган

Татарстанның Зәй районында яшәүче ир белән хатын 60 ел чамасы бергә гомер иткәннәр һәм 9 августта икесе дә вафат булган.

Бу турыда «Новости Заинска» хәбәр итте.

75 яшьлек Владимир Васильевич Лобков хастаханәдә үлә. Моңа кадәр берничә сәгать алданрак табиблар аның хатыны Нина Дмитриевна вафат булуын раслый.

Владимир Васильевич өйдә хатыны да үлүен белмичә китә. Аның соңгы сүзләре хәләл җефете исеме – «Нина, Ниночка» булган.

Нина Дмитриевна иреннән бераз гына олырак була, ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Владимир Васильевич эретеп ябыштыручы була. Аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары бар.

Туганнары һәм якыннары сүзләренчә, алар бик яратышып, тату яшәгән.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-60-el-berga-yasagan-ir-belan-xatyn-ber-uk-konne-vafat-bulgan-5854605

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев