Татарстанда аракыдан агуланып үлүчеләр кимегән
Татарстанда алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тоту республика даими комиссиясенең чираттагы утырышында бик гыйбрәтле саннар китерделәр. Әйтик 2013 ел Яңа ел бәйрәм көннәрендә республикада ялган яки артык күп спиртлы эчемлекләр кулланып 51 кеше агуланган, шуның 19-ы вафат булган. 2014 елда бу саннар 74-17 кеше нисбәтендә. 2015 ел Яңа ел бәйрәм көннәрендә...
Татарстанда алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тоту республика даими комиссиясенең чираттагы утырышында бик гыйбрәтле саннар китерделәр. Әйтик 2013 ел Яңа ел бәйрәм көннәрендә республикада ялган яки артык күп спиртлы эчемлекләр кулланып 51 кеше агуланган, шуның 19-ы вафат булган. 2014 елда бу саннар 74-17 кеше нисбәтендә. 2015 ел Яңа ел бәйрәм көннәрендә 51 кеше агуланган, шуның 14-е тормыш белән бик иртә хушлашкан. 2016 елда бу саннар 34-кә 13, узган 2017 ел Яңа ел бәйрәм көннәрендә елда агуланучылар саны 24, үлүчеләр саны 5 кеше булган. 2018 елны каршылау бәйрәм ункөнлек "кышкы каникул" дәвамында дәвалау учреждениеләренә Татарстанда аракыдан агуланучы 14 кешене китергәннәр. Узган елның 30 гыйнвар-быелның 10 гыйннвар арасында республикада шул сәбәпле үлүчеләр бөтенләй дә теркәлмәгән.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев