Татарстанда бер ир-ат боз астына китә һәм һәлак була
Татарстанның Яшел Үзән районында ир-ат боз астына төшеп китә.
Аның нык булмаган боз өстеннән йөрүен күргән шаһитлар тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыра, дип языла телеграм каналларда.
Урынга килгән коткаручылар ярдан 25 метр ераклыкта ир-атның үле гәүдәсен табалар.
Үзегезне сакласагыз иде!
Чыганак: https://vk.com/tatartoday
фото: скриншот видео tatartoday
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев