Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер тәүлектә елгаларда су биеклеге 85 сантиметрга күтәрелгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә бүгенге көндә республикадагы гидрологик хәл хакында хәбәр иттеләр. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында кайбер участокларда яр буена су җыелган һәм җылулар хасил булган.

«Республика елгаларында күп кенә урыннарда суның интенсив агымы нәтиҗәсендә боз күтәрелгән һәм акрынлап кузгала башлаган», - диелә ведомство хәбәрендә. Узган тәүлектә Идел алды һәм Кама аръягындагы елгаларда суның биеклеге 8-85 сантиметрга күтәрелгән. Кама алды елгаларында исә әлеге күрсәткеч -11дән +8 сантиметрга кадәрге чикләрдә тирбәлгән, дип яза Татар-информ.   Елгаларда суның биеклеге су тугайга ташып чыга торган биеклектән, шулай ук күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.   Көннәр җылыту аркасында төрле торак пунктларда түбән урыннар һәм урам-юл челтәре, шулай ук өй янындагы участокларның су астында калу куркынычы бар. Муниципалитетларның коммуналь хезмәтләре вазгыятьне контрольдә тота.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36436

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев