Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме арта

Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Профсоюзлар Федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион Советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе» эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев катнашты.
Минималь хезмәт хакының күләме Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 12 130 сум тәшкил итәчәк. Икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен аның күләмен 14 мең сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев