Татарстанда өч балыкчы утырган көймә суга капланган, бер балыкчы үлгән
Минзәлә янында Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган. Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.
Балыкчыларның берсе аңсыз була – ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Калган ике балыкчы бернинди зыян да күрмәгән, медицина ярдәменнән баш тартканнар, дип яза Татар-информ. Фаҗига сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36633
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев