Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда дүрт «Мобиль поликлиника» эшли башлый. Ул Апаска да киләчәк

16 июль көнне, ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, 25 июльдән республика буенча авылларга юнәлдерелгән «Мобиль поликлиникалар» йөри башлый. Алар беренче чиратта 100 кешедән дә кимрәк халык булган авылларга юл алачак.

«Бердәм Россия» партиясенең республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсендәге матбугат конференциясе барышында Юрий Камалтынов июль ахырында республикада дүрт «Мобиль поликлиника» эшли башлавын хәбәр итте»: 
- Февраль аенда Чистайда «Бердәм Россия» көне вакытында кешеләр медицина хезмәтләренннән һәркем куллана алмау мәсьәләсе күтәрде. Ягъни кечкенә авылларда яшәүчеләргә «тар» белгечлек табибларының ярдәме килеп җитми. Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Президент исә күчмә медицина комплекслары сатып алырга йөкләмә бирде. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы күптән түгел шундый дүрт «Мобиль поликлиника»ны сатып алды. 25 июльдән алар эшли башлаячак. Яшәүчеләрнең мөрәҗәгате үтәлгән. Мондый комплекста алты белгеч – окулисттан алып гинекологларга кадәр тәкъдим ителгән. Алар беренче чиратта 100 кешедән ким халык яшәгән авылларны йөреп чыгачак. Бу сайлау алды проекты түгел – медицина мобиль комплекслары хәзердән башлап даими нигездә эшләячәк. 
«Мобиль поликлиникалар» Апас районына да киләчәк. Авыл халкы сәламәтлеген кайгырта, тикшерү уза алачак. Кайсы авылларга килүен, төгәл вакытын алдан хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев