Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда электр самокатлары катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстанда электр самокатлары турында юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр турында фикер алыштылар.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда электр самокатлары катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсе үлем белән тәмамланган. -ЮХИДИда узган түгәрәк өстәлдә Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдурахманов шулай дип белдерде.

«Электр самокатлары, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сегвейлар, моноколеслар тизлекне сәгатенә 80 км га кадәр үстерә ала, бу машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә җитди куркыныч чыганагы булып тора. Быел Татарстанда электр самокатлары катнашында һәлакәтләрнең саны өч тапкырга артуы күзәтелә», - дип сөйләде Габдурахманов.

Электр самокатлары проблемасын хәл итү өчен, Россия Транспорт министрлыгы узган ел проект эшләгән һәм аның буенча фикер алышуга бер ел вакыт биргән. Әмма, Холодов фикеренчә, тәкъдим ителгән редакция бөтенләй туры килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев