Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда эшкуарлар тарафыннан яңа ташламалы программа буенча кредитларга 3 млрд сумнан артык суммага гариза бирелгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.

 

 

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хисмәтов сүзләре буенча, әлеге проект кысаларында Татарстан Республикасы эшкуарларына 250 млн сумнан артык кредит бирелгән.

 

Компанияләр ташламалы кредитларны төрле инвестиция максатларына алалар. Хәзерге вакытта банкларга республикабызның эшкуарларыннан 26 гариза кергән. Аларның гомуми суммасы 3,1 млрд сум тәшкил итә.

 

Программа өстенлекле тармакларда инвестицияле кредитлау мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә һәм эшкуарлар өчен бизнесны үстерүгә этәргеч бирәчәк. Алынган финанс ярдәме җиһазларны тизрәк сатып алырга һәм продукция җитештерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Кече һәм урта эшкуарлык кредитка гаризаны республикада тәкъдим ителгән 18 банкның берсендә тапшыра ала. Һәм шулай ук үзләре урнашкан субъектларының Цифрлы платформасында да бирергә мөмкинчелекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев