“Татарстанда гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә”
Россия Федерациясенең үсеш юнәлешләрендәге өстенлекне билгеләгәндә, башка илләргә карарга кирәкми.
(Казан, 21нче апрель, “Татар-информ”, Екатерина Ларионова).
Гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга багышлап, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне Республикабызның Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов яклады. Бу турыда ул “Татар-информ” матбугат агентлыгына хәбәр итте.
“Татарстан өчен бу аерым мәсьәлә һәм аерым хәл. Гаилә кыйммәтләре бездә зур хөрмәттә. Шуңа күрә, зур авырлыклар кичерүче өлкәннәр һәм ятимнәр бездә юк дәрәҗәсендә. Соңгы 10 ел эчендә Республикада кирәге беткәнгә күрә, 80 процентка якын ятимнәр йортлары ябылды”, - дип билгеләп үтте депутат.
Аның сүзләренчә, Төп Законга кертелүче төзәтмәләр Ватаныбызда Дәүләт сәясәтенең балаларга кагылган юнәлеше өстенлекле булып тора. Бу бик мөһим. Ул безнең илнең үзенчәлеген күрсәтә. Ул шулай ук, Россия Федерациясе үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләгәндә, башка илләргә карарга кирәкмәгәнлеген әйтте.
“Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән без Конституциягә тәкъдимнәр формалаштыруда катнаштык. Конституциядә махсус рәвештә, балаларга үзләренең өлкән туганнарын, әти-әниләрен тәрбиясез калдырмаска тиешлеген күрсәттек. Балалар ата-аналарын карарга тиешләр”, - диде парламентарий.
Шулай ук, Конституциядә ятим калган балаларга карата, ата-аналар бурычын дәүләт үз өстенә ала, дип язып куячаклар. Элегрәк, дәүләт ятим балаларга, балигъ булган вакытта, квартиралар белән тәэмин ителүгә хокук биргән иде. Ләкин, бу бурыч регионнарга йөкләнде. Ә аларның моңа акчалары булмады. Бу проблема бүгенге көндә 250 миллиард сумга җитте. Яңартылган Конституция бу проблеманың уңай чишелешенә ярдәм итүенә ышаныч белдерә Фәррахов.
Моннан тыш, депутат үзенең нык гаилә яклы булуын, үз балаларында гаилә кыйммәтләре тәрбияләргә тырышуын әйтте. “ Мин 25 ел гаиләле. Бердәнбер һәм яраткан хатыным, менә дигән гаиләм бар. Әти-әниемнәр 50 елга якын бергә яшәделәр”, - дип төгәлләде ул сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев