Татарстанда коронавируслы авыруларны 16000гә якын медик дәвалый
Республикада коронавируслы авырулар өчен 4500дән артык койка-урын әзерләнгән.
(3 август, “Апастово-информ”).
“Коронавируслы авыруларга медицина ярдәме күрсәтүгә 15842 медицина хезмәткәре тартылган. Шуның 8617се госпитальләр эшен тәэмин итә. 341е ашыгыч ярдәм машинасы шоферы буларак, һәр көнне рейска чыга”, - диде министр.
Аның сүзләренә караганда, эшне координацияләү өчен, республика шартлы рәвештә, биш төбәккә бүленгән, 43 медицина оешмасы эше үзгәртеп корылган. Авырулар өчен 4723 койка-урын җәелдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев