Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда “Кызыл канәфер” истәлекле акциясе онлайн-режимда старт алды

Махсус значоклар сатудан кергән барлык табыш ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә тотыла.

 

(20 май, “Апастово-информ”).


Татарстанда һәр елны “Кызыл канәфер” бөтенроссия акциясе үткәрелә. Быел онлайн-режимда үткәрелүче әлеге акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Җиңүнең - 75 еллыгына багышлап үткәрелә. Аны “Буыннар истәлеге” фонды оештыра.


Акциянең максаты - онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм волонтер оешмалары аркылы “Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм” девизы астында истәлекле значокларны реализацияләү.


Значоклар сатудан кергән бөтен табыш һәр елны илебез ветераннарына югары технологияле медицина хезмәте күрсәтүгә җибәрелә. Коронавирус чыгу сәбәпле, вакытлы чикләүләр булуга карамастан, фонд ярдәм күрсәтүен дәвам итә, дарулар илтүдә, өйдә авыруларны карауда ярдәм күрсәтә, дәвалау һәм реабилитацияләүдә булыша.


“Кызыл канәфер” значокларын онлайн рәвештә гвоздика.рф сайтында, билгеле сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Ә инде вирус аркасындагы чикләүләр тукталгач, “Җиңү волонтерлары” һәм “көмеш” волонтерлары значокларны җәмәгать урыннарында, тантаналы чараларда, Хәтер һәм дан елына багышланган чараларда таратачаклар.


“Кызыл канәфер” значоклары нык металдан эшләнгән. Ул значокларны алыр өчен акция партнерларының тулы исемлеге гвоздика.рф. проекты сайтында урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев