Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда планда каралган торакның өчтән бер өлешен файдалануга тапшырдылар

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча планлаштырылган 177 йортның 49ын файдалануга тапшырдылар.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”)
24нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 887,1 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырдылар. Бу планның 29,8 процентын тәшкил итә. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде, дип хәбәр итә республикабызның матбугат үзәге.
Видеоконференция режимында барлык муниципалитетлар белән оештырылган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан премьер министры Алексей Песошин катнашты.
“Торакны файдалануга тапшыру динамикасы ике атна эчендә 48,0 мең квадрат метрны тәшкил итте”, - дип билгеләп үтте республика төзелеш министры башлыгы.
Аерым алганда, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды инвестицион программасы буенча гомуми мәйданы 20,5 мең квадрат метр тәшкил иткән, 363 фатирга исәпләнгән 11 йорт төзелде. Бу планлаштырылганның 7,5 процентын тәшкил итә.
Күпфатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 2020нче елда Татарстанда гомуми мәйданы 1 млн 317,2 мең квадрат метр тәшкил иткән 177 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. “Бу нигездә, элеккеге кагыйдәләр буенча, төзүчеләр тарафыннан турыдан-туры җәлеп ителүче дольщиклар акчасына төзелүче инвестицион торак”, - дип билгеләп үтте докладчы. Бүгенгә барлыгы 348,0 мең квадрат метр тәшкил иткән 49 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Бу планның 26,4 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, 68 йорт югары өлгереш дәрәҗәсендә, 51 йорт - уртача өлгерештә. Ә түбән өлгерештә тагын 9 йорт бар.
Болардан тыш, республикада бер ел эчендә гомуми мәйданы 1 млн. 388,2 мең квадрат метр тәшкил иткән 10680 шәхси йорт төзү планлаштырыла. 24нче апрельгә үк гомуми мәйданы 518,6 мең квадрат метр тәшкил иткән 3990 шундый торак йорт инде өлгертелгән.
Татарстан төзелеш министрлыгы җитәкчесе 2020нче елда, ул җитәкләгән оешма Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән 6 милли проектны тормышка ашыруда катнашуын искәртте. Бу “Демография”, “Торак һәм шәһәр тирәлеге”, “Экология”, “Мәгърифәт”, “Сәламәтлекне саклау” һәм “Мәдәният”. Аларны финанслау күләме 15 миллиард сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев