Татарстанда «Татмедиа " АҖ Telegram каналы караулар буенча алдынгылар рәтендә
Җиде көн эчендә медиахолдинг каналын 862 мең 933 тапкыр караганнар.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
«Татмедиа»ның Telegram-каналы республикада популяр каналларны карау буенча икенче атна рәттән алда бара. Моңа "Участковый Татарстана" Telegram-каналы игътибар итте.
"Татмедиа" @tatmediaofficial икенче атна рәттән карау буенча беренче урында", – дип билгеләп үтте блогер.
Статистика буенча, 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр медиахолдинг каналын 862 мең 933 кеше караган. Шул ук вакытта ул цитаталану буенча өченче булды – 143 искәртмә.
tatmediaofficial постын бер атна эчендә 19,4 мең тапкыр караганннар. Ул PlayStation өчен беренче татар уеннары чыгуга багышланган иде.
Telegram - «Татмедиа» АҖ каналы 2019 елның августында оештырылды. Канал көн саен Татарстан Республикасында барган иң әһәмиятле вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео бастырып чыгара. Telegram «Татмедиа " холдингы өчен социаль медиа өлкәсендә өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев