Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә закон бозу очраклары күзәтелмәгән

“Чиста сайлаулар өчен” дип исемләнгән күзәтүчеләр корпусының региональ ситуация үзәге тавыш бирү барышында закон бозу турында мәгълүмат җыя.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Россия Федерациясе Конституциясенә тавыш бирүнең беренче көннәрендә Татарстанда закон бозулар булмаган. Бу хакта Татарстанның бердәм информацион үзәгендә “Чиста сайлаулар өчен” дип аталган күзәтүчеләр корпусының Татарстан буенча региональ координаторы Павел Соломонов белдерде.
“Иң куанычлысы - тавыш бирү тыныч бара, закон бозу очраклары күзәтелмәде”, - дип сөйләде Павел Соломонов. Күзәтүчеләр корпусының региональ ситуация үзәге барлык тавыш бирү участокларында закон бозулар юкмы икәнлеге турында мәгълүматлар җыя, дип билгеләп үтте Татарстан буенча “Чиста сайлаулар өчен” дип исемләнгән җәмәгать хәрәкәте вәкиле Тимур Какохо.
Ул шулай ук, социаль челтәрләрдә, тавыш бирү барышында ике тәртип бозу очрагы турында мәгълүмат басылуы хакында әйтте. Беренче очракта, бер журналистка сайлау участогы эшчәнлеге белән кызыксынырга ирек бирмәгәннәр.
“Аңа беркем дә комачауламаган. Безнең күзәтүчебез белдергәнчә, журналист тавыш бирү участогына кергән һәм урнага якын килгән вакытта, аның саклану чаралары булмавы күзәтелгән. Җитмәсә, урналарны фотога төшереп маташкан”, - дип сөйләде Тимур Какохо.
Моңардан тыш, тавыш бирү участокларында печать сугып ябылмаган урналар булуы турында информация керде. Ачыкланганча, сүз алып барылган урна сайлау өчен билгеләнмәгән һәм буш килеш хуҗалык бинасында торган. Бүген Россия регионнарында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең өченче көне. 1нче июльгә кадәр, шул көнне дә кертеп, тавыш биреп булачак. Татарстанда моның өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссияләре эшли. Моңардан тыш, тавыш бирү өчен республикада ачык һавада 379 мәйданчык оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев