Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе бара

Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә.

(27 апрель, “Апастово-информ”).


Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. “Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Район территориясендә Зөя, Үләмә елгаларында һәм Кабыккүпердәге Каракүлдә ятьмәләр салырга ярамый. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Физик затларга - бер генә кеше тоткан очракта 500 мең сумга кадәр, ә төркемләп тоткан очракта 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф яный,”, - дип белдерде биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.
4 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларыннан 573 законсыз тоту коралы алган, су биологик ресурсларын законсыз тотуның 18 факты һәм «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаштыру кагыйдәләрен бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча 24 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 5 җинаять эше кузгатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев