Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда Ватан сугышында хәбәрсез югалган 33,5 мең кеше хакында мәгълүмат табылган

Әлеге исемлек «Хәрби дан клубы» ассоциациясе сайтында урнаштырылган.

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган 33,5 мең кеше турында мәгълүмат табуларын әйтте. Бу эш Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча башкарылган.

«Якташларыбыз беркая да югалмаган, алар турындагы мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы һ.б. архивларында яшерелгән булган. Без аларны әле генә ачыкладык. Исемлекләрне тарата башладык. Алар турындагы мәгълүмат гаиләгә барып җитсен иде», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда.

Исемлекне шушы сылтамага басып карап була.

«2000 елда Төрекмәнстанда «фронтка киткән кеше хыянәтче булмаса, һәлак булганны танырга» дигән указ имзаланган иде. Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты булган вакытта 1990 елларда Татарстан Министрлар Кабинеты шулай ук безнең үтенеч буенча шундый карарны кабул итте. Моны гадел булды дип саныйм. Кызганыч, хәзер «хәбәрсез югалды» дигән сүзләр Хәтер китабына кертелә», - диде белгеч.

Михаил Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки һәм хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте. «Филолог буларак аңлатам: хәбәрсез югалгансың икән, димәк, син начар кеше. Бу тамганы Ватанны саклаучыларга кую, моның белән горурлану дөрес түгел», - дип саный ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-boek-vatan-sugysynda-xabarsez-yugalgan-335-men-kese-turynda-maglumat-tabylga-5856315

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев