Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшәүче хатынның бөере шартлаган

Чаллы табиблары бөере шартлаган 35 яшьлек хатынның гомерен саклап калган.

Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бер ел элек Чаллыда яшәүче хатын ялкынсыну авырулары белән чирли һәм аның ике бөере дә эшләүдән туктый.

«Туганнарым мин бер ел диярлек гемодиализга йөртте. Эшләми торган бөерләрем урынына аппарат эшләде. Сигез ай буена бөер күчереп утыртуны көтеп тордым. Самарада миңа шундый операция ясадылар. Өч бөерем булды: үземнең кипкән ике бөерем һәм донорныкы», – дип сөйли бу хатын.

Операциядән соң ай ярым узгач, хатынның үзенең бер бөере шартлый. Аны бик авыр хәлдә реанимациягә китерәләр. Табиблар хатынның сул бөере шартлавы ачыклый.

Катлаулы операцияне клиниканың урология бүлеге җитәкчесе Дилшат Мөхәммәтшин ясый. Аннары авыру хатын дүрт көн реанимациядә ята. «Бик катлаулы, уникаль очрак, тик без булдырып чыктык», – ди табиб.

Хәзер бу хатын терелә башлаган, аның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-yasauce-xatynnyn-boere-sartlagan-5853507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев