Татарстанда үзизоляция режимын үтәүне 2500 полиция һәм росгвардия хезмәткәре күзәтә
Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарга керү һәм чыгу буенча аерым тәртип кертелде
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Вероника Ваганова).
Татарстанда гражданнарның үзизоляция режимын үтәүләрен 2500 хокук саклаучы күзәтә. Бу турыда онлайн-брифинг вакытында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Бүгенге көндә барлыгы 2500 хокук саклау хезмәткәре - Эчке Эшләр Министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре Республикабыз территориясендә көндәлек тәртипне тәэмин итәләр. Алар һәр көнне шәһәрләрдә, торак пунктларында патруль хезмәттә булалар. Керү-чыгу пунктларында кизү торалар”, - диде ул. Галимова Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарның керү-чыгу буенча махсус тәртип кертелүе турында искәртте. Шәһәрләргә керү урыннарында полиция һәм ГИБДД хезмәткәрләре Росгвардия белән берлектә, үзизоляция режимы үтәлешен тикшерәләр.
“Татарстан Президенты аларның бик мөһим эш башкаруларын билгеләп үтә. Аларның шәһәрдә тәртип кенә саклап калмыйча, республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итүләренә аерым игътибарны юнәлтә”, - дип басым ясады Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев