Татарстандагы күлдә су алсу төскә кергән
Татарстандагы Васильево бистәсендәге күл алсу төскә кергән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Биредә яшәүчеләр суга химикатлар эләккән дип фаразлый.
Күлгә берәр чит әйбер ыргыткач, ул алсу төскә керә икән.
«Шешә ыргытам, су алсу төскә керә. Су өстеннән бераз астарак бөтенләй алсу төсле. Бүген, мөгаен, балыклар һәм башка җанварлар һәлак була башлар. Биредә торналар, үрдәкләр, кондызлар күп», – ди биредә яшәүче.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstandagy-kulda-su-alsu-toska-kergan-video-5854315
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев