Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанга тагын 1900 доза “Спутник V” вакцинасы кайтты

Прививка ясау республиканың 56 медицина учреждениесендә оештырыла.

(15 декабрь, “Апастово-информ”).


“Без бүген тагын 1900 доза вакцина алдык”, - дип сөйли республика сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов.
Аның сүзләренә караганда, хәзер медицина хезмәткәрләренә бу вакцина белән прививка ясыйлар. Ә яңа кайткан партиядән башка, авыруга бирешү мөмкинлеге зур булган яки авыру ияртергә мөмкин булган урыннарда эшләүчеләргә дә прививка ясау мөмкинлеге туа.
Кайткан вакцинаны яңа елга кадәр файдалану планлаштырыла.
“ПЦР ысулы белән тикшерү уздыру, яки антителаларны билгеләү кирәклеген истә тотканда - бу эш зур күләмле. Шулай да, без яңа елга кадәр кайткан вакциналарны кулланып бетерергә уйлыйбыз. Ә инде яңа елдан соң, вакцинаның икенче компонентын файдалануны планлаштырабыз”, - дип билгеләп үтте эпидемиолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев