Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм торакны файдалануга тапшыруга рөхсәтне онлайн ала алачаклар

Хәзерге вакытта «Мин строю» платформасы республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда ноябрь башында тест режимында эшли башлаган «мин строю» платформасын яңарттылар. Гамәлдәге дүрт онлайн-хезмәткә тагын дүртәү өстәлде, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Цифрлаштыру министрлыгында.
Шулай итеп, татарстанлылар җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын, җир эшләре өчен ордер, торакны файдалануга тапшыруга рөхсәтне онлайн ала алачак. Моннан тыш, цифрлы форматта газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен техник шартлар да тәкъдим ителә башлады", - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Алга таба суперсервиста «электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү» хезмәте барлыкка киләчәк. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, платформаның максаты — хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Әйтик, платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты тугыз тапкыр кимегән.
«Мин строю» цифрлы платформасы «Цифрлы икътисад»милли проекты буенча булдырылган. Хәзерге вакытта ул республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынала. 2021 елда суперсервис барлык татарстанлыларга да ачык булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев