Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлылар Мәскәүдә булып та, Татарстан Президентына тавыш бирә алалар

Илебез башкаласында 13нче сентябрьдә 30 санлы сайлау участоклары ачылачак.

(27 август, “Апастово-информ”).


Көзге Татарстан Президенты сайлауларында татарстанлылар Мәскәүдәге 30 санлы сайлау участокларында да тавыш бирә алалар. Шул ук участокларда Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасына һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда катнашып була.

“Мондый мөмкинлек быел беренче тапкыр файдаланыла. Әгәр дә, республикада яшәүче, ниндидер сәбәп белән, сайлау көннәрендә Мәскәүдә булса, ул рәхәтләнеп Татарстан Президенты сайлауларында катнаша ала. Ә инде Түбән Кама округына кергән 10 муниципаль районның берсендә теркәлгән татарстанлылар Дәүләт Думасы депутаты өчен өстәмә сайлауларда тавыш бирә алалар”, - дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Реклама

Мәскәүдәге мондый санлы участокта тавыш бирү өчен, дәүләт хезмәте күрсәтү федераль порталына кереп, сайлаучылар исемлегенә теркәүне сорап, гариза бирү кирәк. Аннан соң, бердәм сайлау көнендә участокка киләсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев