Татарстанлылар смартфон аша иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирә ала
15 апрельдә иҗтимагый киңлекләрне 2024 елда тәртипкә китерү буенча онлайн-тавыш бирү башланып китте, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда объектлар исемлегенә 45 муниципаль берәмлектәге 267 иҗтимагый киңлек һәм республиканың 34 районындагы 2 меңнән артык ишегалды кертелгән.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин сүзләре буенча, республика халкына тавыш бирү өчен ике вариант бар: берсе - веб-сәхифә, икенчесе – смартфонда «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша.
Илья Начвин республиканың барлык хакимият органнары һәм муниципаль берәмлек сайтларында баннерлар урнаштырылуын билгеләп узды.
«Теркәлү процедурасы бик гади. Телефон номерыңны күрсәткәч, анда СМС-код килә. Шуны керткәч, теркәлү уздың дигән сүз. Тавыш бирүдә катнашу өчен шул җитә», - дип аңлатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев