Реклама
Җәмгыять
Татарстанлыларга чит илдән республикага ничек штрафсыз кайтырга кирәклеген аңлаттылар
Covid-19 таралмасын өчен республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланырга кирәк.
(22 август, “Апастово-информ”).
Казан халыкара очышлар өчен ачык, әмма чит илләрдән килүчеләргә Covid-19 ның таралмавын тәэмин итәр өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
“Аларга өч календарь көне эчендә (чит илләрдән килгән пассажирлар) тест узарга һәм нәтиҗәне дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырырга тиешлеге турында хәбәр бирелә",-диде спикер.
Иң элек Россия территориясенә килгән самолетлар анкетаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, «Россия Федерациясенә килүчеләрне теркәү» бүлегендә тутырырга тиешләр. Моны очканчы эшләргә кирәк: билет алганда, әмма рейска теркәлгәннән соңга калмыйча.
Илгә килгәннән соң, өч көн эчендә элеккеге турист ПЦР методы белән Covid-19га лаборатор тикшерү узарга тиеш. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында «Россия Федерациясе территориясенә килүче яңа коронавирус йогышына тест нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү» формасын тутырганнан соң урнаштырырга.
Әгәр Татарстанга килгән кешенең сәламәтлеге 14 көн эчендә начарлана икән, ул килү урыны буенча медицина ярдәме сорап кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә тиеш, клиникага барырга кирәкми, табиб өйгә килә, медицина хезмәткәренә чит илдә булу даталары һәм урыны турында хәбәр итәргә кирәк.
Коронавирус инфекциясенә тест уңай нәтиҗә биргән очракта, ТР буенча “Роспотребнадзор” күрсәтмәләрен үтәргә кирәк: яшәү урыны буенча ике атна дәвамында изоляция үтәргә һәм гаилә һәм башка кешеләр белән элемтәләрне туктатып торырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев