Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның тагын өч районы ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчыклар алды

Республикада кечкенә универсаль спорт мәйданчыклары ясау дәвам итә.

(8 октябрь, “Апастово-информ”).


Демография милли проектының “Спорт - яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында, быел Татарстанның Сарман, Азнакай, Әтнә, Питрәч, Әлки, Теләче, Менделеевск, Ютазы һәм Апас районнарында шундый мәйданчыклар сафка бастырылачак.
Әтнә, Менделеевск һәм Теләче районнарына җиһазлар җибәрелде инде. Тиздән Апас, Сарман һәм Питрәч районнарына җиһазлар җибәреләчәк. Мисал өчен, Апас районында мондый мәйданчыкларны урнаштыру башланды инде.
ГТО комплексы спорт мәйданчыгы 352 кв.м.ны тәшкил итә.
Регионда 2019нчы елда ГТО нормаларын тапшыру өчен, 18 спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Быел тагы тугызау өстәләчәк. 2021нче елга тагын шундый алты мәйданчык төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев