Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдурахманов вазифасыннан китте
ТР ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдурахманов РФ ЮХИДИ башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән. Бу хакта Россия Дәүләт автоинспекциясе сайтында хәбәр ителә.
"2022 елның 4 маенда Россия Федерациясе Президенты Указы белән полиция полковнигы Ленар Ринат улы Габдурахманов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгы урынбасары вазыйфасына билгеләнде", — диелә текстта.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36724
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев