Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның иң яшь спортчылар гаиләсе Чүрибурашта яши

Татарстанның иң яшь спортчылар гаиләсе Чүрибурашта яши "Татарстанның спорт яратучы авыл гаиләсе" бәйгесендә апаслылар унынчы ел рәттән катнаша. Моңа кадәр беренче "унлык", беренче "бишлек"тән уза алмадык. Быел республиканың Саба районында узган бу смотр-конкурста Апас спорт данын Чүрбураштан Руслан белән Ләйсән һәм аларның ун яшьлек уллары Раян Нургалиевлар яклады. Һәм күптән...

Татарстанның иң яшь спортчылар гаиләсе Чүрибурашта яши

"Татарстанның спорт яратучы авыл гаиләсе" бәйгесендә апаслылар унынчы ел рәттән катнаша. Моңа кадәр беренче "унлык", беренче "бишлек"тән уза алмадык. Быел республиканың Саба районында узган бу смотр-конкурста Апас спорт данын Чүрбураштан Руслан белән Ләйсән һәм аларның ун яшьлек уллары Раян Нургалиевлар яклады. Һәм күптән көтелгән җиңү-безнең районның яшь авыл гаиләсе 55 көндәше арасында бик тә лаеклы чыгыш ясады һәм өченче урынга лаек булды!

-Бу ярышка бик ныклап әзерләндек без,-ди гаилә башлыгы, мәктәп физкультура укытучысы Руслан. -Хатыным- ул да укытучы- Ләйсән дә спорт белән бик дус. Бездән күреп Раян да чаңгыга басты. Туплы. командалы уеннарны бик ярата, улыбызның мәктәп спорт бәйрәмнәре, төрле ярышларда җиңеп алган бүләкләре, Диплом-Грамоталары унга якын булды инде. Татарстан күләмендә шулай уңышлы чыгыш ясарга да насыйп булды менә. Киләчәктә чемпионнар пьедсталының беренче баскычына басарга ниятләп куйдык.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев