Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның бер районында 25 бозау янып үлгән

Бүген төнлә Әтнә районының Түбән Көек авылында фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән.

Фермадан чыккан төтенне беренче булып вахта автобусын йөртүче күреп алган, янгын сүндерүчеләрне дә ул чакырткан. Бу төнге беренче яртыда була.

–    Фермада барысы 115 бозау торган. 25енә зыян килгән, шуларның 16 сы бөтенләй янып беткән. 9 бозау төтен белән агуланган, янган урыннары да бар, алар исән калырлык түгел. Калганнарын каравылчылар килеп җитеп чыгарырга өлгергәннәр. Янгын сүндерүчеләр егерме минут эчендә килеп җитеп, аңа артык таралырга бирмәгән. Бозаулар торган ферма исән калган, салам белән бозауларны аралап куйган поликарбонат янып беткән, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.

Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ферманың бер башында ремонт эшләре төгәлләнмәгән булган.

Дилбәр Гарифуллина

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/atnada-bugen-tonla-25-bozau-ianyp-ulgan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев