“Татарстар”да кем җиңәр?
Җиңүче исемен иң сәләтле, иң көчле 5 вокалчы арасыннан Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганеева атаячаклар.
(9нчы июнь,“Апастово-информ”).
Татарстанда “Татарстар” башкаручылар конкурсы онлайн-шоуның финалы 10нчы июньдә булачак. Финалның кунаклары - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганеева. Алар җиңүчене билгеләячәкләр.
Җиңүчене билгеләргә бу атаклы артистларга жюриның башка членнары һәм социаль челтәрләрдән кулланучылар ярдәм итәчәк. Тамашаны трансляцияләү кичке сәгать җидедә “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм Instagramдагы конкурс җәмәгатьчелегендә, шулай ук, Татарстан республикасының официаль берләшмәләрендә булачак.
Элегрәк, катнашучылар талантын “Волга-Волга” ансамбле солисты Антон Салакаев, теле-алып баручы Зөһрә Уразбахтина, танылган җырчы Лейна, танылган блогер һәм “Холостяк” реалити-шоуның җинүчесе Дарья Канануха бәяләгәннәр иде.
Конкурска барлыгы 300 гариза керде. Алар республикабыздан һәм Россиянең төрле почмакларыннан иде. Финалга биш кеше чыкты. Алар арасында Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алина Шишкина (21 яшь, Казан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев